Татарстанда соңгы тәүлектә дүрт ир-ат коронавирустан үлгән
(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясе аркасында тагын дүрт үлем очрагы расланган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, коронавирустан 1936, 1938, 1945 һәм 1959 елгы ир-атлар вафат булган. Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус корбаннарының гомуми саны 1781 кешегә җиткән.