Татарстанда коронавирус инфекциясенең 602 яңа очрагы ачыкланган
(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда 602 кеше (шуларның 129ы – балалар) коронавирус инфекциясе йоктырган, 102 кеше хастаханәгә озатылган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Коронавирус йоктыручыларның күбесе Казанда (281 кеше), Түбән Кама районында (48) һәм Чаллыда (45) ачыкланган. Барлыгы 39 муниципалитетта коронавирус очраклары теркәлгән.
Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 129 958 очрагы расланган, 109 065 кеше (шуларның 2 384е – узган тәүлектә) терелгән.