Рөстәм Миңнеханов: Җитештерү һәм эш урыннарын саклау – төп бурычларның берсе
(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Санкция шартларында социаль-икътисади бурычларны хәл итү төрле дәрәҗәләрдәге хакимиятнең төп бурычына әверелде. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә шулай дип белдерде. ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Миңнеханов җитештерү һәм эш урыннарын саклап калуны төп бурычларның берсе дип атады. Ул билгеләп үткәнчә, шулай ук дарулар, медицина эшләнмәләре, беренче чиратта кирәкле азык-төлек булмаган товарларга кытлык барлыкка килүенә юл куймас өчен азык-төлек иминлеген дә тәэмин итәргә кирәк. Рөстәм Миңнеханов бәяләрнең нигезсез артуына юл куймауга аерым игътибар юнәлтергә кушты. ТР Президенты искәрткәнчә, икътисад тармакларына, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм күрсәтү, шулай ук яңа логистик һәм җитештерү чылбырлары формалаштыру, чит ил продукциясен үзебезнеке белән алыштыру буенча федераль һәм республика дәрәҗәсендә чаралар күрелә.