Башкортстанның өч авылында «коры закон» кертелергә мөмкин
(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Күгәрчен районының өч авылында: Югары Мөрсәләй, Ходайбирде һәм Сәлих авылларында яшәүчеләр үз территорияләрендә алкогольле продукция сатуны тыю турында карар кылган.
«Башинформ» язуынча, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы рәисе Константин Толкачев билгеләп үткәнчә, гражданнарның мондый хокукы бар.
«Спиртлы эчемлекләр сатуны локаль рәвештә тыю республика законы белән билгеләнә, аның проектын район Советы эшли. Әмма Дәүләт Советы депутатлары каравына кергәнче, документ БР Хөкүмәтенең уңай бәяләмәсен алырга тиеш», — дип хәбәр итте ул.
Закон проекты БР Хөкүмәтенә гыйнвар азагында кертелгән. Аның буенча карар әлегә кабул ителмәгән, дип хәбәр иттеләр БР Дәүләт Җыелышы матбугат хезмәтендә.
Моннан тыш, шушы көннәрдә Башкортстанның Көйөргәзе районындагы ике авылында — Якшимбәт һәм Якут авылларында яшәүчеләр үз территорияләрендә «коры закон» кертү теләген белдергән. Бу авыллар «Аек авыл» конкурсында актив катнаша, диелә хәбәрдә.