Мәскәүдә «Тукай иле» иҗади бәйгесе игълан ителде
(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Мәскәү төбәгендә яшәүчеләрне «Тукай иле» дип аталган икенче иҗади бәйгедә катнашырга чакыралар. Проект бөек татар шагыйре Габдулла Тукай истәлеген мәңгеләштерү, шагыйрьнең иҗатына кызыксыну уяту, шулай ук татар телен һәм әдәбиятын саклау һәм үстерү максатыннан тормышка ашырыла, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге. Конкурсны Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге ярдәмендә Мәскәү татарлары автономиясе оештыра. Бәйгегә түбәндәге номинацияләр буенча татар телендә башкарылган иҗади хезмәтләр кабул ителә:
Тукай шигырьләрен уку (видеоязма, яттан).
Шагыйрьнең сүзләренә язылган җырны башкару (видеоязма, яттан).
Тукай иҗатына һәм шәхесенә багышланган шигырьләр (видеоязма яки текст, яттан)
Шагыйрьнең иҗатына һәм шәхесенә багышланган сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәре.
Тукай әсәре буенча театральләштерелгән тамаша.
Һәр номинациядә, бишенче пункттан тыш, бәяләү яшь төркемнәре буенча үткәреләчәк:
7 яшькә кадәрге балалар;
17 яшькә кадәр;
18 яшьтән өлкәнрәк.
Таләпләр: 5 Мб кадәр күләмле төсле фотография. Видеороликлар өчен: бинада чит тавышсыз горизонталь төшерү, аларны yandex.disk, облако.mail яки кебек архивларга яки Ютубка салып, аларның сылтамасын җибәрергә кирәк. Хәбәрдә язылганча, материалларны, катнашу өчен гаризаны һәм шәхси мәгълүматны эшкәртүгә ризалыкны белдерә торган документларны info@avtonomiya.tatar2021 электрон адресына җибәрергә кирәк. Гаризалар 2021 елның 5 апреленә кадәр кабул ителә. Шулай ук социаль челтәрләрдә #ТукайИле136 хештегы белән иҗади эшләрне урнаштыру да тәкъдим ителә. Җиңүчеләрнең исемнәре Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге һәм Мәскәү татарлары автономиясенең рәсми сайтларында 26 апрельгә кадәр урнаштырылачак. Бүләкләү тантанасы Туган тел көнендә - 2022 елның 26 апрелендә Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә узачак, диелә хәбәрдә.