Ирина Волынец: Бала икенче тапкыр ятим калмасын өчен психологлар ярдәме кирәк
(Казан, 16 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Ирина Волынец әйтүенчә, бала яңа гаиләгә асрамага алынгач та, икенче тапкыр ятим калмасын өчен, ата-аналарга психологик киңәшләр бирү кирәк. «Кызганыч, әлегә мондый хәлләр булгалый», — диде ул алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының утызынчы утырышында. Ирина Волынец әйтүенчә, икенчел ятимлек күрчәткечләре әле югары. Баланы гаиләгә бирү турында 76 карар кире кагылган, шуларның 55 проценты — асрамага бала алучы гаиләләрдә. 25 очракта опека һәм попечительлек органы инициативасы буенча баланы гаиләгә тапшырмау карар ителгән. «Тәрбиягә алган балаларны кире кайтару очракларын киметү өчен өстәмә чаралар күрү мөһим», — диде балалар хокукларын яклаучы. «Татарстанда 9709 бала ата-ана каравыннан мәхрүм. 481 бала - балалар учреждениеләрендә. Бездә ятимнәрне гаиләгә урнаштыру өстенлектә, шуңа күрә без балаларның күпчелеге уллыкка яки кызлыкка алынуы өчен мөмкин булганның барысын эшлибез», — дип белдерде Ирина Волынец.