Мәктәп ашханәләрендә ашау бәясе уку елы ахырына кадәр артмаячак
(Казан, 16 март, «Татар-информ», Александр Хевронин). Казанның Социаль туклану департаментында азык-төлек күләме бу уку елы ахырына кадәр мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында туклану бәяләрен арттырмаска мөмкинлек бирә. Казан мэры Илсур Метшинга Департамент директоры Рима Мөхәммәтшина складларда ай ярымга җитәчәк продуктлар запасын күрсәтте. Ул ассызыклаганча, хәзерге вакытта азык-төлек китерүдә өзеклекләр юк, ә җыелма запаслар өч тапкырга диярлек арткан. «Департамент складларында азык-төлек кирәкле күләмдә тәкъдим ителгән. Безнең барлык тәэмин итүчеләрнең 90 проценты үзебезнең җитештерүчеләр тәшкил итә, өстәвенә, алар арасында 60 проценты республика тәэмин итүчеләре», — дип хәбәр итте Департамент директоры. Гомуми мәйданы 4 мең кв.м булган склад биналары һәм суыткыч җайланмалар системасы 1 мең тонна азык-төлек продуктларын саклауны тәэмин итә. «Без булдырган кризиска каршы штаб эше кысаларында иң мөһим юнәлешләрнең берсе — балаларыбызның туклануы. Соңгы 10 елда төзелгән база шыгрым тулган складларны күрергә мөмкинлек бирә, бу уку елы ахырына кадәр балаларны бәяләрне арттырмыйча ашатырга мөмкинлек бирәчәк», — диде Метшин.