Миңнеханов төбәкләргә социаль-икътисади ярдәм чаралары турындагы киңәшмәдә катнаша
(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Бүген Россия Президенты Владимир Путин РФ төбәкләренә социаль-икътисади ярдәм чараларына багышланган киңәшмә үткәрә. «Бүген Президентның Россия төбәкләренә социаль-икътисади ярдәм чаралары турында зур киңәшмәсе була. Президентның шактый эчтәлекле чыгышын көтәбез», — диде дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, вице-премьер Марат Хөснуллин, Россия Президентының Урал федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Владимир Якушев, Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм башка төбәкләр башлыклары катнаша. «Чыгышлар һәм шулай ук фикер алышулар көтелә, мөһим һәм дәвамлы чара булачак», — дип ачыклык кертте Кремльнең рәсми вәкиле.