Татарстанда 25 градуска кадәр салкын булачак
(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә салкыннар көтелә. Төнлә термометр баганалары -25 градуска кадәр төшәргә мөмкин. 17 мартта синоптиклар алмашынучан болытлы һава фаразлый. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил, бозлавык көтелә. Явым-төшем яву ихтималы бик аз. Бу турыда республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Төнлә һава температурасы -14...-19 градус булыр дип фаразлана, урыны белән -25 градуска кадәр төшәчәк. Көндез термометр баганалары -3...-8 градуска кадәр күтәреләчәк. Моңа кадәр синоптиклар җомга һәм шимбә көннәрендә Татарстанда +1 градуска кадәр җылы булачагы турында хәбәр иткән иде.