Әлмәт районы башлыгының элеккеге киңәшчесе Ратмир Мәүлиев Уфа мэры итеп билгеләнде
(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Бүген Башкортстанда Уфа шәһәр Советының чираттан тыш утырышында Ратмир Мәүлиев рәсми рәвештә Башкортстан башкаласы мэры итеп билгеләнде. Моңа кадәр ул шәһәр администрациясе башлыгы вазифаларын башкарды.
Аның кандидатурасы өчен 31 депутат тавыш биргән. Башкортстан Башлыгы администрациясе җитәкчесе вазифаларын башкаручы, конкурс комиссиясе рәисе Урал Килсенбаев әлеге вазифага 8 кандидат дәгъвачы булганлыгы турында әйтте, дип хәбәр итә «Башинформ» .
Ратмир Мәүлиев 1989 елның 14 августында Нефтекамск шәһәрендә туган. 2011 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый һәм юрист дипломы ала. Шул ук елны Мәскәү халыкара бизнес мәктәбендә өстәмә белемнәр үзләштерә. 2014 елда Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университетын тәмамлый.
Шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, 2016 елның апреленнән Татарстанда Әлмәт районы башлыгының инвестиция буенча киңәшчесе булып эшли. 2019 елның мартында Нефтекамск администрациясе башлыгы итеп сайлана. 14 февральдә Уфа хакимияте башлыгы вазифаларын башкаручы итеп билгеләнә.