Кырымда кабат дөге җитештерә башлаячаклар
(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Кырым Республикасында Төньяк-Кырым каналын торгызганнан соң дөге җитештерү эше кабат башланырга мөмкин. Ярымутрау парламенты башлыгы Владимир Константинов шул хакта әйкән. Бу турыда РИА Новости яза. «Төбәк өчен бу бик зур мөмкинлек. Без кабат дөге җитештерү эшенә әйләнеп кайта алабыз, бу традицион һәм югары табышлы бизнес иде», — диде Константинов. Күптән түгел «Татар-информ» РФ Хөкүмәте чикләүләр шартларында аграрийларга, төзүчеләргә һәм бизнеска ярдәм итәргә җыенуы турында хәбәр иткән иде. Исегезгә төшерәбез, 23 февральдә ЛНР һәм ДНР җитәкчелеге Россиягә Украина агрессиясенә җавап кайтаруда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. 24 февраль иртәсендә РФ Президенты Владимир Путин Донбасста махсус хәрби операция башлану турында игълан итте. Шуннан соң Көнбатышның күп кенә илләре Россиягә каршы санкцияләрне катгыйландыра башлады.