Әфганстанның Кабул шәһәрендә Татарстан продукциясе сатыла торган кибет ачыла
(Казан, 16 март, «Татар-информ», Дмитрий Киселев). Кабул шәһәрендәге Kazim Plaza сәүдә үзәгендә «Рус кибете» ачарга җыеналар. Сату ноктасын Россия мөселманнарының хәйрия патриотик фонды вәкиллеге оештыра. «Безнең кибетне ачу буенча берничә сәүдә үзәге белән сөйләшүләр алып бардык. Шулай да Kazim Plaza үзәген сайладык. Ул 70нче елларда совет белгечләре төзегән „Макрореян“ районында урнашкан. Анда „Рус кибете“ исеме урынлы, символик яңгырый», — дип аңлатты Россия мөселманнарының Хәйрия фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Макрореян»да Совет чорындагы типик биш катлы-хрущевкалар төзелгән. Ул Кабулның дәрәҗәле районы санала. Биредә яшәүче әфганчылар Совет заманында хезмәт иткән инженерлар, төзүчеләр, табиблар, укытучылар турында хәтерли. Алар Әфган халкына икътисади һәм социаль ярдәм күрсәтү өчен күп көч куйган. Рөстәм Хәбибуллин фикеренчә, «Рус кибете»ндә казылыклар, сырлар, эремчек продуктлары, туңдырма, кондитер әйберләре, соуслар, варенье, джем, бал, үсемлек мае, консервланган продукция, төрле ярымфабрикатлар, парфюмерия-косметика товарлары һәм көнкүреш химия сатып ала алачак. Фондның генераль директоры «Рус кибетендә» сатылачак барлык продукциянең ислам таләпләренә туры киләчәген әйтә. Алар җентекләп сайлап алыначак. Бу җирле хакимиятләрнең мәҗбүри таләбе. «Көнкүреш химиясе, косметика шулай ук хәләл һәм хәрәм була. Аларда спирт һәм төрле башка хәрәм компонентлар булмаска тиеш. Хәзер хәтта балга да хәләл билгесе куела. Продукциянең бер өлеше Татарстан җитештерүчеләре тарафыннан тәкъдим ителәчәк. Хәзер төп бурыч — җирле җитештерүчеләрнең фермер продуктлары буенча мәгълүмат җыю һәм илтеп җиткерү өчен логистикасын эшләү», — дип төгәлләштерде Рөстәм Хәбибуллин.