Рамазан аенда Татарстаннан 150 кеше гомрә кылачак
(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Рамазан аенда Татарстаннан 150 кешегә гомрә кылу оештырылачак. Мәккә һәм Мәдинә җирләренә гомрә кылу өчен 3 төркем сәфәр кылачак. ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Согуд Гарәбстанына төркемнәрне Татарстанның иң тәҗрибәле хәзрәтләре озата барачак. Алар хаҗиларның иминлеген һәм сәламәтлеген кайгырту, Согуд Гарәбстанында пандемия чорында эчке тәртип кагыйдәләрен үтәү, дини гамәлләрне башкару буенча консультацияләр бирү өчен җаваплы. Беренче төркем өчен турның дәвамлылыгы — 1 ай, ул 2022 елның 3 апрелендә Казаннан очып китәчәк. Икенче төркем өчен тур ярты айга исәпләнгән. Дин кардәшләребез изге җирләрдә 3 апрельдән 17есенә кадәр булачак. Хаҗиларның өченче төркеме Мәккә һәм Мәдинәдә Рамазанның соңгы ике атнасында — 2022 елның 17 апреленнән 3 маена кадәр булачак. Мәккә һәм Мәдинә җирләренә «Спутник V» вакцинасын ясатып чыгарга рөхсәт алу 2021 ел ахырында Татарстан Президентының Согуд Гарәбстанына эшлекле сәфәре вакытында алып барылган сөйләшүләр нәтиҗәсендә ирешелде.