Алексей Песошин: Чит илләр катнашындагы компанияләрдә кыскартулар күзәтелми
(Казан, 17 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Хәзерге вакытта Татарстанның хезмәт базарында чит илләр катнашындагы компанияләрдә кыскартулар күзәтелми. ТР Премьер-министры Алексей Песошин Казанда узган Идел буе федераль округлары субъектлары дәүләт хакимиятенең Закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясе утырышында шулай дип белдерде.
«Хезмәт базарындагы вазгыять мәсьәләсендә, Россиягә карата санкцияләр кертелүгә бәйле рәвештә, чит илләрнең комплектлау җиһазлары кулланыла торган предприятиеләрдә киеренкелек барлыкка килү куркынычы бар. Әлегә чит илләр катнашындагы компанияләрдә кыскартулар күзәтелми.
Бу шартларда федераль үзәк ярдәме белән мәшгульлеккә ярдәм күрсәтү буенча үз вакытында тиешле чаралар күрергә кирәк. Биредә мәшгульлек үзәкләрендә теркәлгән затлар, эштән җибәрү куркынычы булган хезмәткәрләр өчен иҗтимагый эшләр, вакытлыча мәшгульлек хакында сүз бара», — дип искәртте ул.
Спикер билгеләп үткәнчә, республикада социаль әһәмияткә ия товарларның бәясе һәм аларның запасы тиешле контрольгә алынган. Төбәкнең кулланучылар базарында вазгыять тотрыклы. 19 марттан шәһәрләрдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана .