Татарстанда Бөтенроссия бәйгесе грантларына алты киңлекне төзекләндерә башлыйлар
(Казан, 17 март, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). 2022 елда былтыр Бөтенроссия кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр бәйгесендә җиңгән алты иҗтимагый киңлекне төзекләндерү эшләре башланачак. «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фондының Архитектура проектлары департаменты җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.
Быел Биләрдә «Алтын Дага» мәдәни-рекреация кластеры, Кукмара шәһәрендә Ворошилов һәм Ленин урамнары, Әгерҗедә Карл Маркс урамы, Баулыда 27нче микрорайонның иҗтимагый киңлекләр каркасы, Чистайда Кама елгасы яр буе тәртипкә китереләчәк, Арчада «ТатАрча риваятьләр — шәһәргә Коммуна урамы буйлап иске юлдан» проекты гамәлгә ашырылачак.
Зиннәтуллина сүзләренчә, Әгерҗедә шулай ук тимер юл вокзалы мәйданын төзекләндерү күздә тотыла. Баулыда 10 минутлык җәяүле шәһәр концепциясен гамәлгә ашырырга ниятлиләр. Кукмарада күп кенә тарихи биналар урнашкан үзәк урамнарны тәртипкә китерү эшләре башланачак, Чистайның тышкы күренеше тулысынча үзгәрер дип көтелә, Биләрдә «Сәләт» лагеры һәм Изге чишмә территориясе төзекләндереләчәк.
«Быел бәйгегә җиде гариза тапшырылачак. Аларның бишесе узган ел җиңмәгән иде. Яшел Үзән белән Мамадыш конкурста әле беренче тапкыр гына катнаша. Барлыгы 460 миллион сумлык грант алырга ниятлибез», — дип сүзен төгәлләде спикер.