Җәмәгать эшләрендә катнашучы эшсезләр минималь хезмәт хакы күләмендә түләү алачак
(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Эшкә урнаша алмаган россиялеләр җәмгыятькә файдалы эшләр башкарган өчен ай саен бер минималь хезмәт хакы күләмендәге (МРОТ) түләүләр ала алачак. РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Депутат билгеләп үткәнчә, җәмгыять файдасына эшләнә торган түләүле эшләргә рәсми рәвештә эшсез дип танылган һәм мәшгульлек үзәкләрендә исәптә торучы гражданнар җәлеп ителергә мөмкин. «Ягъни бу гражданинга эшсезлек буенча пособиедән тыш, мәшгульлек үзәге тарафыннан җибәрелгән эшләрдә аена бер МРОТ күләмендәге өстәмә керем алырга мөмкинлек бирәчәк», — дип аңлатты министр. Котяков мәшгульлек үзәкләренең бөтен хезмәтләреннән эшсезләр генә түгел, ә эшсез калу куркынычы янаган кешеләр дә файдалана алачак, дип белдерде. Әйтик, әгәр кешегә киләчәктә эш урынын алыштырырга кирәк булса, ул яңадан укырга һәм күнекмәләрне җайлаштырырга мөмкин. Илдә халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итүгә Хөкүмәт 40 миллиард сумга якын акча юнәлдерергә ниятли. Кичә Россия Президенты Владимир Путин социаль-икътисади тотрыклылыкны һәм халыкны яклау чаралары турында карарга имза куйды.