Рөстәм Миңнеханов Татарстан спортчыларын «Без бергә. Спорт» медальләре белән котлады
(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Рушан Миңнегулов һәм Марта Зәйнуллинаны паралимпиячеләрнең «Без бергә. Спорт» Кышкы уеннарында медальләр яулаулары белән котлады. Чаңгычыларның әлеге медальләре бу ярышларда Татарстан өчен беренчесе булды. Кышкы Паралимпия уеннары Ханты-Мансийскида үтә. Президент бу турыда Telegram-каналына язылучыларына хәбәр итте. «Безнең Рушан Миңнегулов һәм Марта Зәйнуллина Ханты-Мансийскида уза торган „Без бергә.Спорт“ Паралимпия уеннарында беренче медальләрен яулады. Горурланабыз!» — диелә хәбәрдә. Бүген Рушан Миңнегулов ирекле стиль белән 12,5 км дистанциядә шууда алтын медаль яулады, ә Марта Зәйнуллина 7,5 километрлы ярышта икенче булды. Ханты-Мансийскидагы Уеннарда Россия, Белоруссия, Таҗикстан, Әрмәнстан һәм Казахстан вәкилләре катнаша. Спортчылар алты дисциплинада ярыша: чаңгы ярышлары, биатлон, керлинг, сноуборд, тау чаңгылары, следж-хоккей.