Казанда 15 мәйданчыкта авыл хуҗалыгы ярминкәләре ачыла
(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Татарстанда 19 мартта язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Казанда алар 15 мәйданчыкта оештырылачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте. «Сәүдә атна саен шимбә көнне 6.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр барачак. Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә республика районнары предприятиеләре һәм агрохолдинглар катнашачак», — диелә хәбәрдә. Казанның Авиатөзелеш районында сәүдә мәйданчыклары Дементьев ур., 7; Ленинград ур., 27 һәм Беломорская ур., 69 йорт адресы буенча эшләячәк. Вахитов районында ярминкәләр Татарстан ур., 53 һәм Чехов ур., 2, Мәскәү районында — Ш. Усманов ур., 1 адресы буенча узачак. Киров районында авыл хуҗалыгы продукциясен Краснококшайский ур., 150/2, Батыршин ур., 20 һәм Революционная ур., 12 адресы буенча сатып алырга мөмкин булачак. Яңа Савин районында ярминкәләр Х.Ямашев, 71а проспектында һәм Лаврентьев ур., 10 йортта ачылачак. Идел буе районында яшәүчеләр фермер продукциясен Зорге ур., 66 һәм Фучик ур.,72, Совет районында — Аграр ур., 2 һәм Липатов ур., 7 мәйданчыкларында сатып ала алачаклар. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы ярминкәсе Осиново бистәсендә урнашкан «Радужный» сәүдә үзәге парковкасында оештырылачак.