Татарстанда төнлә 20 градуска кадәр салкынайтачак
(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Иртәгә, 19 мартта, республика территориясендә алмашынучан болытлы һава, явым-төшем ихтималы аз һәм төнлә һава температурасы -20 градус фаразлана.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, төнлә һәм иртән һава температурасы -9..-14 градус, аязганда -15..-20 градуска кадәр көтелә. Көндез һава температурасы -1..+4 градус фаразлана.
Җил төньяк-көнбатыштан 3-8 метр тизлектә исәчәк.
Юлларда бозлавык булачак, дип кисәтә синоптиклар.