Үзәк Банк башлыгы: Ихтыяҗ кимегәннән соң азык-төлеккә бәяләр төшәчәк
(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Россиядә азык-төлек запаслары җитәрлек һәм аларны җитештерү дәвам итә. «Кулланучылар активлыгының югары булуы күзәтелә торган тагын бер сегмент — озак саклана торган продуктлар — ярма, он, макарон, шикәр. Мондый товарларның күпчелек өлеше Россиядә, үзебезнең чималдан җитештерелә. Бу продуктларның запаслары җитәрлек һәм аларны җитештерү дәвам итә. Күпләп сатып алу кимегәннән соң аларның бәя динамикасы нормальләшә, аерым товарларга хәтта кимергә дә мөмкин», — диде Россия Банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина Үзәк Банк Директорлар советы утырышыннан соң. Ул кабат бәяләрне ясалма көйләүгә кискен каршы чыкты. «Бәяне ясалма тотып тору продукция кытлыгына һәм продукциянең сыйфаты кимүгә китерәчәк. Бәяләрне җайга салуның административ чаралары икътисадның яңа шартларга яраклашу тизлеген акрынайтачак», — дип саный Нәбиуллина.