Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Март
2022

Габдулла Тукай әдәби музеенда Бакый Урманченың рәсемнәре күргәзмәсе ачылды

0
Габдулла Тукай әдәби музеенда Бакый Урманченың рәсемнәре күргәзмәсе ачылды

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Габдулла Тукай әдәби музеенда «Бакый Урманче иҗатында Габдулла Тукай» дигән күргәзмәсе ачылды. Проект күренекле татар рәссамы, ТАССРның һәм РСФСРның халык рәссамы, Бакый Урманченың 125 еллыгына багышланган. «Бакый Урманче һәм Габдулла Тукай — замандашлар. Аларны Ватанга һәм үз халкына мәхәббәт берләштерә. Тукай безнең бөек рәссамыбыз барлыкка килер дип ышанган, ә Бакый Урманче бу хыялларны тормышка ашырган. 70 елдан артык иҗат юлында ул Тукай мотивлары белән илһамланып, аның әсәрләрен рәсемнәр белән бизи», — диде күргәзмә ачылышында Габдулла Тукай әдәби музее мөдире Гүзәл Төхвәтова.

Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев Бакый Урманченың гади эшләрендә дә тирән мәгънә ятуын әйтте. «Бакый ага — төсләр патшасы. Ул безнең рухи байлыгыбыз, имән баганабыз. Бакый аганың бүгенге көн таләпләренә туры килә торган графикасына шаккатасың. Алар шундый җиңел итеп эшләнгән. Анда музыкальлек тә, моңлылык та бар, эшләрнең йомшак чагылышы да сизелә», — диде ул. «Бүгенге көндә Бакый Урманченың иҗаты белән „җенләнеп“ яшим. Бакый Урманче Уфада булганда Ибн Фадлан сәяхәтнамәсен күчереп кайткан була. Шуны тәфсилләп өйрәнәм. Гарәп графикасында язылган шигырьләрен кириллицага күчерәм», — диде галим, текстолог Зөфәр Мөхәммәтшин

Галим Урманченың Тукай белән бәйләнешен сөйләде. «Мәсәлән, ул Мәскәүдә укыган елларында ук беренче тапкыр Тукай иҗатына мөрәҗәгать итә һәм 1921 елда аның портретын ясый. Ләкин портрет югала. Казанга кайткач, Тукайның шигырьләр китабы өчен сурәтләр ясый, Ташкентта яшәгән вакытта да Тукай шигырьләрен русчага тәрҗемә ителгән җыентыкка рәсемнәр иҗат итә. Ул гомере буенча Тукайны иҗатында алып бара», — ди ул.

Нәҗип Җиһанов музее мөдире Алексей Егоров сүзләренчә, композитор рәссам белән дус булган. «Бакый абый симфоник музыканы тыңларга яраткан һәм Мәскәү консерваториясенең зур залында еш булган. Алар Мәскәүдә 1935-1936 елларда шул концертларның берсендә — Җиһановның әсәре куелганда таныша. Безнең музейда Бакый Урманченың Нәҗип Җиһановны ясаган портреты саклана», — диде ул.

Буа районының Туган якны өйрәнү музее мөдире Люция Әхмәтҗанова Бакый Урманченың туган авылы — Күл-Черкендә сынчының битлеге саклануын әйтте. «Авылында зур булмаган музей 2012 елда ачылды. Анда Бакый аганың 13 эше урын алды. Аның уң кул чугының битлеге, шәхси әйберләре саклана. Без якташыбыз белән горурланабыз. Ул балачагының ун елын бездә үткәрә», — ди ул.

Күргәзмәгә килүчеләр Тукайның «Шүрәле» һәм «Печән базары, яки Яңа Кисекбаш» поэмалары, аның «Казан һәм Кабан арты», «Мулла», «Хәерче» шигырьләре, Әхмәт Фәйзинең «Тукай» романы һәм Дәрдмәнд шигырьләре буенча рәсемнәрен, шулай ук Бакый Урманче белән бәйле документлар, хатлар һәм фоторәсемнәрне күрә ала. Күргәзмәгә 7 июньгә кадәр эшләячәк.





Губернаторы России
Москва

Мэр Москвы рассказал о благоустройстве территорий около четырех станций на МЦД-3





Москва

Сценарии для любого торжества, праздника, корпоратива - квесты, ролевые игры, конкурсы. Ищем авторов сценариев.


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Московские медики окажут помощь пострадавшим в Белгороде - Собянин



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Алла Пугачёва

Исполнительницу Аллу Пугачеву на официальном уровне признали в Израиле




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Врио губернатора Хабаровского края назначили 1-го вице-губернатора Александра Никитина

"Зенит" в Москве обыграл ЦСКА и сравнял счет в серии

Независимый фантастический триллер из девяностых


WTA

Потапова проиграла Остапенко во втором круге турнира WTA 1000



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Архангельск

За три месяца по гаражной амнистии оформлено 197 гаражей и 395 земельных участков



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России