Татарстанда кафеларга төнлә эшләргә рөхсәт итү мөмкинлеген карамыйлар
(Казан, 18 март, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда кафе, ресторан һәм барларга төнлә эшләргә рөхсәт бирә алмыйлар. «Җәмәгать туклануының төнге эшен тыю — федераль норма, ул Россиянең баш дәүләт санитария табибы карарында беркетелгән», — диде «Татар-информ»дагы матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. Любовь Авдонина, рестораторларның төнлә эшләүне рөхсәт итүне сорап, ведомствога мөрәҗәгать итүләрен раслады. Аларның бер өлеше - карауда, бер өлешенә җавап биргәннәр. «Бүгенгә, федераль норма булганга, гамәлдән чыгару каралмый. Киләчәктә эпидемия вазгыяте һәм федераль закон үзгәргәч, бу мәсьәлә каралачак», — дип өстәде республиканың баш санитария табибы урынбасары. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, республикада битлек режимын мөстәкыйль рәвештә гамәлдән чыгара алмыйлар.