Зәй кызы Россия беренчелегендә призлы икенче урын алды
(Зәй, 19 март, «Татар-информ», « Зәй офыклары », Рәзимә Кашапова). 16-19 мартта Карачай-Черкессиядә 2005 — 2007 елларда туган кызлар һәм яшүсмерләр арасында билбау көрәше буенча Россия беренчелеге узды.
Анда «Зәй» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Ләйсән Хуҗина үз авырлыгында призлы икенче урын алды. Аны ярышка тренер Регина Салихова әзерләде.