Лукашенко: Россия Украинадагы махсус операциядә Белоруссиянең катнашуын сорамый
(Казан, 19 март, «Татар-информ»). «Россия Украинадагы махсус операциядә Белоруссиянең катнашуын сорамый. Ул үзе дә бу ситуацияне хәл итә ала», — дигән Белоруссия Республикасы Президенты Александр Лукашенко Япониянең TBS телеканалына интервьюда. «Бездән беркем дә Россия гаскәрләре операциясендә турыдан-туры катнашуыбызны сорамый. Без Россия өчен бу операциягә берни дә өсти алмыйбыз. Аларның тере көче җитә, техникалары да җитәрлек: ул безнеке кебек, хәтта заманчарак та», — дигән Белоруссия җитәкчесе. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, проблеманы хәл итү өчен Россия Белоруссия, Япония яки башка ил ярдәменә мохтаҗ түгел. «Россия бу проблеманы үзе хәл итәчәк. Ләкин кешеләр зыян күрү мәсьәләсе бар. Шуңа күрә моны туктатырга кирәк», — дигән ул. Лукашенко ассызыклаганча, тугандаш халыклар арасында барлыкка килгән хәл — «акылсызлык». Әмма проблема Украинаның, Россиядән аермалы буларак, моны аңларга теләмәвендә, дигән фикер әйткән Лукашенко. Искәртеп үтәбез, 24 февральдә, ДНР һәм ЛНР башлыкларының мөрәҗәгатьләреннән соң, Россия Президенты Владимир Путин Донбассны яклау буенча махсус операция башлану турында игълан итте. Ул Россия халкына видеомөрәҗәгатендә белдергәнчә, РФ Кораллы көчләренең төп максаты — Киев режимы ягыннан агрессиягә дучар булган тыныч халыкны яклау.