Мөслим районының татар теле укытучыларының китап укучылар конференциясе булды
(Мөслим, 20 март, «Татар-информ», «Мөслим-информ» ). 19 март көнне Мөслим районының Баланлы төп гомуми белем бирү мәктәбендә, районның татар теле укытучыларының чираттагы китап укучылар конференциясе үтте. Анда кунак итеп Тойгелде авылында яшәүче Марсель Гыйльфанов чакырылды. Марсель абый шигырьләр яза, шушы көннәрдә аның «Офык артында офык» китабы басылды. Кичәгә Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гыйльфанов та кайтты. Ул әтисе сүзләренә язылган җырларны башкарды. Кичә җанлы сөйләшүләр, җырлар белән үрелеп барды.