Татарстанда М7 юлында җиңел автомобиль юл читенә төшеп киткән һәм әйләнеп капланган
(Казан, 20 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Авария кичә кич М7 федераль трассасында, республиканың Алабуга районы Олы Качык авылы янында булган. Җиңел автомобиль юл читенә төшеп киткән һәм әйләнеп капланган. Нәтиҗәдә, җиңел машинаның йөртүче төрле тән җәрәхәтләре алган. Ике пассажир зыян күрмәгән, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына әлеге авариянең шаһитлары.