Фольклор галиме Эльмира Каюмованы соңгы юлга озаттылар
(Казан, 20 март, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Фольклор галиме Эльмира Каюмованың күмелү урыны билгеле булды.
«Хатыным Эльмираны минем туган авылым Кайбыч районы Салтыган авылында җирләргә булдык. Моны балалар белән киңәшләшеп шулай эшләдек», — дип сөйләде ире Мөдәрис Каюмов «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Эльмира Каюмова озак еллар «Түгәрәк уен» фестиваль-конкурсының жюри әгъзасы булып торган. Ул инструменталь музыканы һәм мөселман музыкасы традицияләренең татар халкы мәдәниятендә чагылышын өйрәнгән галим. Эльмира Каюмова — татар мәкаменә багышланган мәкаләләр авторы да.