Мурашко: Россиядә тормыш өчен иң кирәкле даруларга бәяләрнең кисәк артуы күзәтелми
(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белдергәнчә, илдә тормыш өчен иң кирәкле даруларга бәяләрнең кисәк артуы күзәтелми. Ведомство башлыгы «Россия-24» каналы эфирында шулай дип белдерде.
«Бездә бәяләрне көйләү норматив рәвештә җайга салынган, - дип аңлатты Мурашко. – Шунлыктан аларның кисәк артуы да, башка проблемалар да күзәтелми».
Компанияләр Россия базарын препаратлар белән тәэмин итүне дәвам итәчәк, диде министр. Профиль министрлык башлыгы билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта гражданнар даруларны ярты ел алга сатып алырга тырыша. Болай эшләргә кирәкми, чөнки препаратлар җитештерү һәм аларны даруханәләргә китерүдә өзеклекләр юк, дип искәртте Мурашко.