Сораштыру: Татарстанда яшәүчеләрнең 7 процентының өстәмә эше бар
(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Россиядә яшәүче һәр биш кешенең берсенең өстәмә эше бар, бу 19 процент дигән сүз, Татарстанда әлеге күрсәткеч 7 процент тәшкил итә. hh.ru платформасы үткәргән сораштыру нәтиҗәләре шуны раслый.
«18 процентының зур булмаган бизнесы бар, шуның кадәресе үк — машина йөртүче, тагын 10 проценты — сатучы, 13 проценты — төзүче, сигезәр проценты курьер, инженер, хисапчы һәм промоутер булып өстәмә акча эшли», — диелә хәбәрдә.
Шул ук вакытта, сораштыруда катнашкан татарстанлыларның күпчелеге (76 процент) өстәмә рәвештә акча эшли яки керемен арттыру өчен өстәмә эш эзләү нияте бар. Респондентларның 25 проценты шул рәвешле күнекмәләрен үстерә. Сораштыруда катнашучыларның 22 проценты өчен өстәмә эшнең төп максаты — кредит яки бурыч түләү. Татарстанлыларның 13 проценты өчен бу күңел өчен башкарыла торган гамәл, ә 6 проценты шул рәвешле буш вакытын үткәрә.