Эксперт россиялеләргә алтынны саклауга бәйле киңәшләр бирде
(Казан, 20 март, «Татар-информ»). «Фридом Финанс» инвестиция компаниясе аналитигы Владимир Чернов алтынны ничек саклау турында киңәшләр бирде. Бу хакта «Российская газета» яза.
Эксперт сүзләренчә, банклардан алган кыйммәтле металлны шунда ук сакларга кирәк, дип хәбәр итә «Прайм» агентлыгы.
Чернов фикеренчә, беренчедән, алтынны өйдә саклау шактый куркыныч булырга мөмкин. Икенчедән, әлеге металл белән эш иткәндә бик сак булу зарур.
«Алтынны бик хасиятләп сакларга кирәк, чөнки аңа бераз гына зыян килсә дә кабат саткан вакытта бу аның бәясендә тискәре чагылыш табарга мөмкин», - дип ачыклык кертте Владимир Чернов.
Эксперт сүзләренчә, мондый хезмәтне теләсә кайсы банк күрсәтә.