Австрия битлек киеп йөрүне янә гамәлгә керткән Европадагы беренче ил булды
(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Австрия сәламәтлек саклау министры Йоханнес Раух белдергәнчә, 23 марттан ил гражданнары, коронавирус инфекциясен йоктыручылар кисәк арту сәбәпле, бина эчендә битлек киеп йөрергә тиеш булачак. Бу хакта «Российская газета» яза. «Миңа моны эшләү ошамый», - диде Раух матбугат конференциясендә һәм изоляция кагыйдәләре дә яңадан каралачагын әйтте. Чикләү чаралары бик иртә йомшартылды, дип искәртте Раух. Австрия – «омикрон»ның бер варианты китереп чыгарган коронавирусның хәзерге дулкынында янә катгый чикләү чараларын керткән Европа берлегендәге тәүге ил булды, дип искәртә politico.eu.