Узган тәүлектә Татарстанда 369 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда 369 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган, шуларның 30ы хастаханәгә озатылган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Коронавирус йоктыручыларның 94е – балалар.
Казанда – 94, Чаллыда – 27, Түбән Кама районында – 21, Бөгелмә районында 20 очрак ачыкланган.
20 мартка булган мәгълүматлар буенча, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 134 059 очрагы теркәлгән, 119 568 кеше (шуларның 529ы – узган тәүлектә) терелгән.