Чаллы студенты таможня эше буенча Бөтенроссия олимпиадасы призеры булды
(Чаллы, 20 март, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы» ). Самарада Идел буе федераль округында «таможня эше» белгечлеге буенча Бөтенроссия студентлар олимпиадасының II этабына йомгак ясадылар. «Вазгыять мәсьәләләрен хәл итү» номинациясендә III урынны КФУның Чаллы институты 5 курс студенты Макар Монахов алды. Ул һәм олимпиаданың башка призерлары Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Валерий Фомичевның Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Сүз уңаеннан, Макар Чаллыдагы Сәүдә-сәнәгать палатасында җитештерү практикасы уза. Тулырак: http://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/shrdshebez-tamozhnya-eshe-buencha-olimpiada-prizery-buldy