Рөстәм Миңнеханов һәм Юрий Борисов Казан авиация заводында булды
(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Бүген Казанга эш визиты белән Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Борисов килде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә ул С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводында — «Туполев» ҖАҖ филиалында булды һәм предприятие эше белән танышты.
Аларны «ОАК» ГАҖ генераль директоры Юрий Слюсарь, «Туполев» ГАҖ идарәсе директоры Вадим Королев, Казан мэры Илсур Метшин, Горбунов ис. КАЗ — «Туполев» ҖАҖ филиалы директоры Николай Савицких озата йөрде. Рөстәм Миңнеханов һәм Юрий Борисов җыю цехларын карады, Ту-160М самолетларын җитештерү программасын гамәлгә ашыру барышы белән танышты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Юрий Борисов Казан авиация заводы производствосының үсеш перспективаларын югары бәяләде. Ул билгеләп үткәнчә, киләчәктә предприятие елына кимендә 10 Ту-214 самолетын чыгара алачак. «Безнең визитыбызның максаты — үзебезнең Ту-214 самолетын җитештерүне тиз арада арттыруны билгеләргә. Бүген ул, әйтик, махсус очу отряды өчен аз партияләрдә җитештерелә», — диде вице-премьер.
Юрий Борисов сүзләренә караганда, хәзер илнең «Аэрофлот», «Ред Вингс» һ.б. авиакомпанияләре тарафыннан Ту-214 самолетларын куллану мөмкинлеге карала. Ел дәвамында Ту-214 самолетында чит ил өлешләрен алыштыру планлаштырыла.
Рөстәм Миңнеханов үз чиратында билгеләп үткәнчә, Хөкүмәт билгеләгән бурычлар Казан авиазаводы тарафыннан үтәлерлек. «Аңлашыла ки, 10 Ту-214 самолеты өчен җитештерүне модернизацияләргә һәм әзерләргә кирәк. Безнең өлеш — кадрлар, белгечләр, инженерлар, эшчеләр әзерләү. Без бу бурычны үти алачакбыз», — дип ассызыклады ул.
Юрий Борисов шулай ук Ту-160 производствосын торгызу буенча башкарылган эшне дә уңай бәяләде. «Казан, билгеле булганча, безнең хәрби-һава көчләре өчен стратегик авиацияне төп җитештерүче булып тора. Биредә барысы да план буенча бара. ПРоизводство әзер. Быел без модернизацияләнгән бер Ту-160 самолетын көтәбез. Минемчә, биредә завод тулысынча җитештерүне әзерләгән», — дип өстәде вице-премьер.