Новосибирск шәһәрендә татарча ял кичәсе үткәрәләр
(Казан, 22 март, «Татар-информ»). 26 мартта 16.00 сәгатьтә Новосибирск шәһәрендә татарча ял кичәсе була.
Новосибирск татарларының «Вконтакте»дагы төркемендә хәбәр итүләренчә, мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган «Дуслар арасында» дип исемләнгән бәйрәмгә бай программа әзерләнгән. Анда мавыктыргыч уеннар һәм бәйгеләр, концерт программасы һәм биюләр кергән.