Ярославль өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисен сайлады
(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Ярославль мөхтәсибәтендә өлкәнең мөселманнары Диния нәзарәтенең IV съезды узды. Катнашучылар биш еллык эшчәнлеккә йомгак ясады һәм киләчәккә планнар билгеләде. Дини структура рәисе итеп хәзерге имам-мөхтәсиб Арсланбәк Акаев сайланды. Съездда РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең эчке эшләр буенча урынбасары Равил Сәйфетдинов катнашты. Ул съездда катнашучыларга Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдиннең сәламләвен тапшырды. Анда Ярославль мөхтәсибәте эшчәнлегенә югары бәя бирелгән иде. Бу турыда Россия Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 2022 елда Идел буе Болгар дәүләте халыклары исламны рәсми кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм ителә. Ярославль өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте бу көнне танылган галимнәр, абруйлы дин әһелләре, өлкә һәм шәһәр администрацияләре вәкилләре, күп кенә төбәкләрдән килгән кунаклар катнашында фәнни-гамәли конференция үткәрергә планлаштыра. Имам-мөхтәсиб Арсланбәк Акаев конференциянең иң югары дәрәҗәдә узачагына ышаныч белдерде. «Аны Ярославль өлкәсе хөкүмәтенең конференц-залында уздыру турында алдан килешү бар», — диде ул. Якын араларда тавыш бирү нәтиҗәләре һәм съезд эше устав нигезендә РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе шәех Равил Гайнетдиновка раслауга тапшырылачак. Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Равил Сәйфетдинов сүзләренчә, съезд хокук нормаларына тулысынча туры китереп, легитим узды. «Ярославль өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте үзәге актив үсеш ала. Бу Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте составында берләшкән мөселман өммәте, аның яшь актив лидеры Арсланбәк Акаев бар», — диде ул.