Самара өлкәсендә «Ялкынлы яшьлек» ансамбле яңа программа тәкъдим итә
(Казан, 22 март, «Татар-информ»). 26 мартта Самараның «Чайка» мәдәният сараенда «Ялкынлы яшьлек» җыр, бию һәм шигърият ансамбле яңа программа тәкъдим итә.
« Самара татарлары » сайтында хәбәр ителгәнчә, яңа программа «Боз озату» дип атала.
Тамаша кичке дүрттә башлана.