Татарстанда тагын 299 кеше коронавирус йоктырган
(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Татарстанда 299 кешедә Covid-19 диагнозы расланган. 43 кеше хастаханәгә озатылган. Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте шундый мәгълүмат җиткерде. «18 яшькә кадәрге балалар — 81 кеше», — диелә хәбәрдә. Иң күп яңа очраклар (119) Казанда теркәлгән. Түбән Кама районында ковидлы 27 авыру ачыкланган. Чаллыда — 19, Әлмәттә — 21, Зәй районында — 11 авыру очрагы бар. Пандемия башланганнан бирле республикада 135 013 кеше әлеге чир белән авырды. 122 376 кеше савыккан. Соңгы тәүлек эчендә 1,1 мең кеше сәламәтләнгән.