Прокуратура Чаллыда 14 яшьлек үсмернең ташландык гаражда имгәнү сәбәбен тикшерә
(Казан, 23 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда 14 яшьлек үсмер ташландык гаражда егылып төшкәннән соң Автокала прокуратурасы тикшерү эшен башлады. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Әлеге хәлнең сәбәпләре ачыкланачак, шулай ук бина хуҗасының гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк.
«Татар-информ» агентлыгы кичә 19/01нче йорт янындагы ташландык гаражда 14 яшьлек үсмернең ун метр биеклектән егылып төшүе хакында элегрәк хәбәр иткән иде. Нәтиҗәдә, малай төрле тән җәрәхәтләре алган.