Хөкүмәт: Моңа кадәр алынган ипотекаларның ставкалары артмыйчак
(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Төп ставка күтәрелгәнче ипотека алган россиялеләрнең айлык түләүләре элеккечә калачак.
Россия хакимияте алдында хәзер мөһим бурыч тора. Элек алынган үзгәрә торган ставкалы кредитларның процентлары арту белән очрашкан кешеләргә ярдәм итәргә кирәк. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин шул турыда белдерде.
Хөкүмәт башлыгы сүзләренә караганда, Россиядә мондый кредит портфеле күләме якынча 11 трлн сум тәшкил итә.
«Компаниягә ярдәм итү өчен реструктуризацияләүнең аерым тәртибе тәкъдим ителде. Заемщикларга якындагы айларда процентларны тулы күләмдә түләмәү мөмкинлеге бирелә. Аларны капиталлаштырырга, ел ахырына күчерергә мөмкин. Хөкүмәт мондый процент түләүләре бетерелергә мөмкин булган заемчы компанияләр өчен туры килү критерийлары исемлеген төзиячәк», — дип яза Мишустин сүзләрен Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.
Шул ук вакытта төп ставка үсүгә кадәр ипотека рәсмиләштергән физик затлар өчен түләүләр «27 февральгә кадәр» дәрәҗәдә калачак.