Көньяк Корея 1 апрельдән россиялеләр өчен визасыз режим кертә
(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Көньяк Корея хакимияте россиялеләр өчен визасыз режимны кире кайтару турында карар кабул итте.
Визасыз режим 2022 елның 1 апреленнән кертелә. Туроператорлар берләшмәсе (АТОР) шул турыда хәбәр итте.
«Хөкүмәт Covid-19 пандемиясе белән бәйле рәвештә кертелгән чикләүләрнең бер өлешен бетерә. Россия гражданнары һәм тагын 46 ил гражданнары өчен виза таләпләрен үзара бетерү турындагы килешүләрне кире гамәлгә кертә», — диелә илнең Владивостоктагы консуллыгы сайтында.
Көньяк Кореяга эләгү өчен россиялеләргә K-ETA системасында алдан теркәлергә кирәк.
Хәбәрдә язылганча, әлегә республикага туристлык максатында барып булмый. Илгә керү дәвалану, уку яки кичектереп булмый торган гуманитар максатлар өчен генә рөхсәт ителә.
Шулай ук илгә килүчеләргә коронавируска ПЦР-тест ясатырга кирәк. Ул илгә керү алдыннан 72 сәгать алдан үткәрелергә тиеш. Шулай ук 48 сәгать эчендә Covid-19 симптомнары булмау турында белешмә алырга кирәк.
Көньяк Кореяга килгәч тагын бер тест тапшырырга һәм шәхси хисапка 14 көнлек мәҗбүри карантин үтәргә кирәк булачак.
Шулай да Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) тарафыннан хупланган вакциналар белән прививка ясаткан кешеләр 1 апрельдән үзизоляциядән азат ителә. Әмма икенче доза препарат белән прививка ясатканнан соң ике атнадан артык вакыт узарга тиеш яки икенче вакциянациядән соң 180 көн үтмәгән булуы шарт. Берләшмә шул турыда кисәтә.
Хәзерге вакытта Россиядән Көньяк Кореяга турыдан-туры рейслар гамәлгә ашырылмый. Сеулга кадәр авиабилетны Ташкентта, Дубайда яки Абу-Дабида күчереп утыру шарты белән сатып алырга мөмкин.