Милли музейның генераль директоры итеп Алиса Вяткина билгеләнде
(Казан, 23 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Республикасы Милли музеена генераль директор итеп Алиса Вяткина куелды. Мәгълүматны музейның матбугат үзәге раслады. Алиса Вяткина 2020 елның октябреннән бирле ТР Милли музееның генераль директоры вазифаларын башкаручы иде.