Путин Россиядән алган табигый газ өчен түләүне рубль белән генә кабул итәргә кушты
(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин илнең табигый газы өчен түләүне бары тик рубль белән генә кабул итәргә кушты.
Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, барлык чит ил кулланучылары әлеге түләүләрне Россия валютасында башкару мөмкинлегенә ия булырга тиеш. ТАСС агентлыгы шул турыда хәбәр итә.
«Түләүне күчерү буенча чаралар комплексын иң кыска вакыт эчендә гамәлгә ашыру турында карар кабул иттем. Шуннан башлыйк, безнең табигый газдан. Дус булмаган илләр дип атала торган илләргә Россия рубльләренә җибәрелә торган [газдан]. Ягъни мондый исәп-хисапларда үзен начар яктан күрсәткән барлык валюталардан баш тартырга кирәк», — дип белдерде дәүләт башлыгы.
Владимир Путин сүзләренчә, Россия газ белән тәэмин итүне контрактларда билгеләнгән күләм һәм бәяләр нигезендә дәвам итәчәк.