Түбән Камада матур датада 13 пар язылышкан
(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Түбән Каманың яшь парлары язылышу өчен «матур дата»лар сайларга тырыша. «22.03.2022» датасы сишәмбегә туры килүгә карамастан, бу көнне 13 пар язылышырга теләк белдергән. Гадәттә, бу көнне язылышучыларны теркәү башкарылмаса да, ЗАГС хезмәткәрләре аларга каршы килмәгән. «Яңа өйләнешкән барлык парларны әлеге истәлекле вакыйга белән котлыйбыз! Бәхетле булыгыз!» — дип мөрәҗәгать итә ЗАГС идарәсе белгечләре түбәнкамалыларга. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. «Матур дата»лар, чыннан да, Түбән Камада бик популяр. Әйтик, «22.01.2022» датасында — 12 пар, «22.02.2022» датасында 20 пар гаилә корган.