Җәббаров #ТатарстанОнлайн эфирында азык-төлек белән тәэмин итү турында сөйләячәк
(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров #ТатарстанОнлайн программасының туры эфирында республиканы азык-төлек белән тәэмин итү турында сөйләячәк. Туры эфир 25 мартка билгеләнгән. Бу турыда Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы хәбәр итте. «Марат Җәббаров санкцияләр шартларында Татарстанда азык — төлек иминлеге һәм азык-төлек продуктлары белән тәэмин итү темасына туры эфирда чыгыш ясаячак», — диелә хәбәрдә. Программаны караучылар продукция җитештерүнең алга таба нинди юллар белән үсәчәген һәм авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче җитештерүчеләргә дәүләттән нинди ярдәм күрсәтәчәге турында белә алачак. Трансляция Татарстанның «ВКонтакте», «Одноклассники» һәм YouTube платформаларындагы рәсми төркемнәрдә 9.00 сәгатьтә башлана. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны җибәрә ала. Аларга җаваплар туры эфир вакытында әйтеләчәк. #ТатарстанОнлайн программасы республиканың социаль челтәрләрдәге рәсми төркемнәрендә 2020 елның апреленнән уздырыла. Студиядә министрлар, төрле ведомство җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы һәм Дәүләт Думасы депутатлары булды. Ә 2020 елның сентябрендә онлайн-эфирда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты һәм татарстанлыларның сорауларына җавап бирде.