Мурашко Россиядә инсулин кытлыгы күзәтелмәве турында белдерде
(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Россиядә инсулинга кытлык юк. Россиянең Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко шул турыда белдерде. Министр бу хакта Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашу вакытында әйтте, дип яза РИА Новости.
«Инсулиннарга бернинди кытлык юк, алар җитәрлек күләмдә бар», — диде Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчесе.
Министр сүзләренчә, илдә калкансыман бизне дәвалау өчен препаратлар җитәрлек. Мурашко шулай ук Россиядә чит илләрнең дә һәм үзебезнең дә дару җитештерүчеләрнең эшләве турында искәртте.
Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы россиялеләргә дару препаратларын кирәгеннән артык сатып алуның яхшы карар булмавын әйтә. Аның сүзләренчә, даруларның яраклылык вакыты чикләнгән.
Элегрәк ведомствода инсулинны дөнья күләмендә танылган төп җитештерүчеләрнең Россия территориясендә эшен һәм товар җибәрүне туктатырга җыенмавы турында белдергәннәр иде. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы бу хакта күптән түгел хәбәр итте.
Шулай ук Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тә Россиядә чит илдә ясалган иң популяр инсулин препаратлары запасларының җитәрлек күләмдә булуын хәбәр итте. Запаслар 2021 ел дәрәҗәсендә.
Искәртеп узабыз, Россиягә каршы санкцияләр Россия Президенты Владимир Путинның Украинада махсус хәрби операция башлану турында белдерүеннән соң катгыйланды. Ил территориясендә үз эшчәнлеген туктатып тору турында күп кенә эре компанияләр игълан итте.