Казанга Санкт-Петербургтан туристик авиарейслар ачарга ниятлиләр
(Казан, 24 март, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Быел чартерлы туристик рейслар программасы дәвам итәчәк. Мәскәүдән тыш, мондый рейсларны Санкт-Петербургтан Казанга оештыру планлаштырыла. Татарстанның Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә шул турыда хәбәр итте. «Беренчел килешүләр буенча Казанга чартерлы авиарейслар программасы апрель азагыннан сентябрь башына кадәр дәвам итәчәк. Программаны озайту яки туктатуны йөкләнешкә карап хәл итәчәкбез. Мәскәүдән тыш, башка юнәлешләр буенча рейслар оештырылачак. Әйтик, Санкт-Петербург кызыксына», — дип билгеләп үтте ул. Мондый туристик рейслар Яңа ел бәйрәмнәрендә һәм сентябрь аенда оештырылган иде. Аларның барысы да тулы булды.