Марат Җәббаров: Республика орлыклар белән 115 процентка тәэмин ителгән
(Казан, 25 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтүенчә, язгы чәчү өчен орлыклар белән бәйле проблема юк, орлыклар белән тәэмин ителеш 115 процент.
Шикәр чөгендере, көнбагыш, кукуруз орлыклары белән тәэмин ителеш исә бүгенгә 95 проценттан артык. «Вакыт әле бар, орлыклар кайтып тора», — диде министр. Бу хакта ул #ТатарстанОнлайн туры эфирында сөйләде.
«Кемгә орлык җитми, Россиядә шикәр чөгендере орлыгы җитештерелә, кукуруз, көнбагыш, бөртекле культура орлыклары буенча да Россия шөгыльләнә. Чит ил орлыкларына аналоглар да бар», — дип ышандырды Марат Җәббаров.
Ул ашламаларның да Россиядә җитештерелүен искәртте. «Узган ел азагында Хөкүмәт ашламага бәяне теркәде. График буенча декабрьдән майга кадәр бөтен кирәкле ашламаны әзерләп куябыз. Россиянең күп кенә заводлары белән эшлибез. Проблема юк», — диде министр.