Түбән Кама юл инспекторлары «Язгы каникул» акциясен башлады
(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Түбән Камада «Язгы каникул» оператив-профилактик чарасы башланды. Каникул алдыннан Түбән Каманың белем бирү учреждениеләрендә ЮХИДИ хезмәткәрләре укучылар белән юл хәрәкәте кагыйдәләре турында әңгәмә һәм дәресләр үткәрә. Шулай ук ата-аналар белән балаларны автомобильләрдә йөртү таләпләренә кагылышлы очрашулар үткәрелә. Язгы каникул вакытында юл-патруль хезмәте экипажлары балалар күпләп җыела торган урыннарда урнашачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Полиция хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне балалар учреждениеләре һәм уен мәйданчыклары яныннан узганда аеруча игътибарлы булырга өнди. Моннан тыш, ЮХИДИ хезмәткәрләре ата-аналарга каникул вакытында балалар иминлегенә аеруча игътибарлы булырга кирәклеген искәртә. Иң мөһиме — ата-аналар балалар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүдә үрнәк булырга тиеш.