Украина авиациясе һәм һава һөҗүменнән саклану системасы тулысынча диярлек юк ителгән
(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Махсус операция нәтиҗәсендә Украинаның һава көчләре һәм һава һөҗүменнән саклану системасы тулысынча диярлек юк ителгән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Кораллы көчләре Генераль штабының баш оператив идарәсе башлыгы Сергей Рудскойга сылтама белән хәбәр итә.
«Илнең хәрби-диңгез көчләре эшләүдән туктады», — диде генерал.
Аның сүзләренчә, хәрби инфраструктура объектлары, хәрби частьләрнең урнашкан урыннары һәм корал складлары үтә төз ата торган корал ярдәмендә юк ителә.
24 февральгә Украина армиясе составында булган 2 416 танкның — 1587се, 152 хәрби самолетның — 112се, 149 вертолетның 75е (һ.б.) сафтан чыгарылган. Украина авиациясе хәрби очыш ясаган 16 аэродром, шулай ук Украина хәрби техникасының 70 процент запасы сакланган 39 корал склады юк ителгән.